Авылымның үткәне һәм бүгенгесе
: Һәр кешегә үзенең туган ягы, туган җире, туган туфрагы, туган авылы якын. Бу темага күпме җырлар, күпме шигырьләр язылган. Саный башласаң, очына чыгарлык түгел. Кичүчатның данын еракларга таратучы, күренекле мәгърифәтче, галим, авылдашы Ризаэддин Фәхреддиннең мирасын дәвам итүче, филология фәннәре кандидаты, Казан дәүләт университетының журналистика теориясе һәм практикасы кафедрасы мөдире үзенең кыска гына гомерендә бик күп язмалар, китаплар чыгарган ТәлгатьМиңнебаев туган авылы турында әнә шундый матур шигырь язып калдырган. Исеме дә җисеменә килеп тора – “Туган ягым – яшел бишек”. 26 август конне Кичүчатта зурлап “Авыл бәйрәме” уздырылды. Анда шушы җирдә туып-үсеп, хәзер читтә яшәүчеләр дә, кайчандыр бу авылда хезмәт куйган кешеләр дә, күрше-тирә шәһәр-авылларда яшәүчеләр дә катнашты. Авыл җирлеге башлыгы Равил Шәйхетдинов тантананы ачып җибәреп, килгән халыкка үзенең тәбрикләү сүзләрен җиткерде, мондый очрашу һәр ел саен традициягә әйләнсен, диде.
Кичүчат авылы диюгә, күпләр Ризаэддин Фәхреддинне телгә ала. Ул биредә 1859 нчы елның 4 гыйнварында дөньяга килә. Бик яшьли әти-әнисеннән укырга, язарга өйрәнеп, гыйлем дөньясына чума. Р.Фәхреддин – күренекле татар тарихчысы, мәгърифәтче, язучы, ислам һәм дин белгече. 800гә якын китап авторы. Бүгенге көндә авылда аның мемориаль музее эшләп килә. Музей директоры, филология фәннәре кандидаты, Р.Төхфәтуллин премиясе лауреаты, “Нечкәбил” бәйгесе җиңүчесе, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Диләрә Гыймранова. Авылыбызда Р.Фәхреддин, Т.Миңнебаевның эшен дәвам итүчеләр, хөрмәткә лаек шәхесләр шактый. Филология фәннәре кандидаты, доцент, Р.Төхфәтуллин премиясе лауреаты, РФ гомуми белем бирү мәктәпләренең мактаулы хезмәткәре, Әлмәт муниципаль институты татар филологиясе кафедрасы мөдире, бик күп китаплар авторы, шәһәр язучылар берлеге җитәкчесе Рәфкать Ширияздан улы Шаһиев, техник фәннәр кандидаты, Звездный шәһәрчегендә космонавтлар инструкторы булып эшләүче Айдар
Рөстәм улы Бикмучев, һ.б. Кызганычка каршы чакырылган кунакларның барысы да бәйрәмгә кайта алмады.
Галимнәр турында сүзне башлагач, Сәмдун абый Фәхретдинов турында язмыйча булмый. Авылдашыбыз “Әлмәт таңнары” газетасының мөхәррире булып эшләгән, талантлы фотограф, гарәп графикасы остасы, шамаилләр белгече, сәләтле скрипкачы, зыялы һәм кызыклы шәхес булган. Авыл мәчетенең һәм сугыш кырында ятып калган батырлар истәлегенә багышланган һәйкәлнең проектын эшләгән, үз куллары белән мәчеткә шамаилләр ясап калдырган, Р.Фәхреддин музеен ачуда күп көч куйган, башлап йөргән. Гомумән алганда, Сәмдун абый милләтебезнең ерак тарихын, бай мирасын һәм матур йолаларын халыкка яңадан кайтару өчен бик зур эшләр башкарган. Кичүчатның күренекле, бөек, мактаулы исемнәр алган мөхтәрәм кешеләре биһисап. Бу урында колхоз җитәкчеләрен, авыл җирлеге башлыкларын атап китү урынлы булыр. Легендар абый, Евгений Софин, Мөҗәһит Курамшин, Сабир Мөхәммәдиев, Хәләф Сәлахов, Әхәт Ризванов, Өлфәт Ногманов, Зыятдин Шәйхетдинов, Гарифҗан Әхмәтшин, Әхәт Әхмәтҗановлардан соң эстафетаны Риф Харисов, Мөхтәр Гариповлар, Раян Мирзанурович, Рәфыйк Мингалимовлар дәвам итә. Ә бүгенге көндә авылның киләчәген Равил Шәйхетдинов белән Җәлил Сафиуллин кайгырта. Элек эшләп киткән җитәкчеләрдән Риф Фәйзиевич белән Мөхтәр Мөнирович Кичүчат халкын бәйрәм белән котларга килгән иде. Алар кайда гына хезмәт куйсалар да, биредә узган гомерләрен һәрвакыт сагынып искә алуларын белдерде. Кичүчатлылар арасында башка өлкәләрдә дә тырыш хезмәт куеп, уңышка ирешкән, хөрмәткә лаек шәхесләребез бик күп. Аларның барысын да санап бетерерлек тә түгел. Мисал өчен, хәрби табиб-хирург, Үзәк район хастаханәсе табибы Радик Хәбиб улы Гәрәев, “Татнефть” оешмасында юрист Нурсибә Мулланур кызы Талипова, элеккеге төзелеш техникумында чит телләр укытучысы Гамилә Гаделша кызы Дәүләтшина, күп еллар мәгариф өлкәсендә хезмәт куеп, Нәдер авыл җирлеге башлыгы вазыйфасын башкарган Гөлсирин Рәшит кызы Рәхимҗанова, төзелештә яхшы эшләгән Лифкать Бари улы Фатыйхов һәм Ильяс Исхак улы Ибраһимов, Дан орденының тулы кавалеры – Нәфис Афзалтдинов, Ленин орденына лаек булган Мөбәрәкҗан Мифтаховлар, һ.б. Авылның өстенлеге шунда, биредә бөтен кешелекнең яшәү чыганагы булган икмәк җитештерелә. Шушы җирдә күпләребезнең ата-бабасы җир сөргән, маңгай тирен түгеп, иген иккән. Борынгыдан килгән игенче хезмәтен дәвам итеп, югары дәрәҗәләргә ирешкән авылдашларыбыз ТР атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре Фәрукшина Мөнәзилә Мәхмүрахман кызы, Гарипов Әнвәр Зәки улы, Фәрукшин Равил Рәкыйт улы, ТР атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы Гарипов Мөслим Нурми улы. “Мәктәбе булмаган авылның киләчәге юк”, - диләр халыкта. Бәйрәмдә Кичүчаттагы белем йортының директорлары, укытучылары да искә алынды. Чакырылган кунаклар арасында Гөлнәзирә Галиева, Гөлия Җамалиева, Гөлнур Фәрхетдинова да бар иде. Алар үзләренең истәлекләре белән бүлеште, һәрвакыт укучылары, аларның уңышлары белән кызыксынып торуларын белдерде. Авыл халкы элек-электән үзенең алтын куллы балта осталары, техник кораллар ясаулары белән дә аерылып торган. Мөнир Хәйдәров, Нуриәхмәт Миңнебаев, Габдулла Заһиров, Идрис Котләхмәтов, Фәүзәр Талипов, Нәсим Хәбиров, Илгиз Гафиятуллин, Илдар Кәримов, Нәфис Галәветдинов эшләгән берсеннән-берсе матур җиһазлар, Булат Заһиров ясаган трактор өчен җайланмалар күпләргә хезмәт итә. Җылы, җанлы, матур очрашу жыр биюлэр белэн урелеп барды. Гөлфия Бикмучева, Римма Жакенова, Раушания Хаҗиева, Вәсилә Кудеева әзерләгән табын артында дәвам итте. Халык Асия Шәрәфетдинова пешергән телеңне йотарлык пылау, Гөлүсә Сафина әзерләгән тәмле коймаклар белән сыйланды. Урамда рәхәтләнеп биегәннән соң, барысы да киләсе елга кабат бәйрәмдә очрашабыз, дип таралышты.