Кичучатовская сельская библиотека - филиал № 34

Без кояш балалары

3 январь көнне авыл китапханәсендә  әдәби укулар узды. Ул Р. И. Вәлиевнең 75 еллыгына багышланды. Разил Исмәгыйль улы Вәлиев 1947 елның 4 гыйнварында Татарстанның Түбән Кама районы  Ташлык авылында дөньяга килгән. Башлангыч белемне туган авылында алганнан соң, укуын тубэн кама шәһәрендә дәвам итә.
Сигез балалы ишле гаиләдә олы ир бала булганга, бәләкәйдән үк ул өй тирәсендәге эшкә катнашып, ир-ат һөнәренә өйрәнеп үсә. Разил Вәлиев республикабызның иң танылган һәм үзенчәлекле язучыларыннан берсе. Ул Казан, Мәскәүдә югары уку йортларын тәмамлый. Разил абый әлеге өч жанрда — поэзия, проза, драматургия жанрларында иҗат итә. Ләкин кайсы гына жанрда эшләсә дә, ул иң элек шагыйрь булып кала. Ул олылар өчен генә түгел, балалар өчендә бик күп китаплар бастырып чыгарды.

Шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән танышып чыккач, аның шигырьләрен кычкырып укыдык.