Кичучатовская сельская библиотека - филиал № 34

Гасырлар җырчысы Г. Тукай

кн. выставка  «Гасырлар җырчысы Г. Тукай»

Краткое содержание:  Тукай иҗаты Җиһанга ямь, яктылык чыганагы, яшәү көче бөркеп, җирне, күңелләрне җылытып торучы мәңгелек кояш кебек үзенә бер илаһи көчкә ия. Аның шигырьләре, моңлы бер җыр кебек, гасырлардан гасырларга күчеп, күңел кылларын тибрәндерә, еларга, да, көләргә дә, уйланырга да мәҗбүр итә. Тукай – безнең юлдашыбыз. Аның Шүрәлесе, Су анасы, Кәҗә белән Сарыгы һәм башка геройлары сабый чактан бүгенге көнгә кадәр безне озатып килә. “Туган тел”е ана телебезгә хөрмәтебезне үстерсә, “Туган авыл”ы газиз туган җиребезгә мәхәббәтебезне көчәйтә. шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты  турында фикер алыштык. Уен викторина оештырылды. Балалар барда бик теләп катнаштылар. Соңыннан  шагыйрнең әкиятләре буенча рәсемнэр ясалды.