Туган як жырчысы К. Булатовага 85 яшь
19 март көнне туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлап, Кичучат авылы китапханәсендэ мэдэният йорты белән берлектә, шигърияттә якты йолдыз булып балкыган, үзенең киң кырлы иҗаты белән меңнәрчә китап сөючеләрнең күңелен яулаган Клара Гариф кызы Булатованың тууына 85 ел тулуга багышланган “Шушы яктан, шушы туфрактан без” дип исемләнгән әдәби очрашу уздырдык. Шагыйрәнең иҗатын хөрмәт итүчеләр килде. Очрашу Клара Булатованың шигырьләрен уку җылы аралашу белән үрелеп барды.