Казан язучылары бездэ кунакта
22 ноябрьдэ Кэлэй авыл китапханэсендэ Казан язучылары белэн очрашу уткэрелде.Очрашуда Рабит Батулла,Рифэ Рахман, "Идел" журналы баш мохэррире Радик Сабиров, Рифат Жамал , Элмэт язучылар союзы җитәкчесе Рифкать Шагиев, авылдашыбыз- шагыйрэ Зинаида Захарова катнашты. Бу очрашу безгә бик бәхетле мизгелләр бүләк итте. Бездә мөхтәрәм кунаклар.2016 ел Тукай елы буларак безнең китапханәдә күп язучылар кунак булды :Г.Тукай премиясе лауреатлары Газинур Морат, Илфак Ибраһимов, халык шагыйре Марсель Галиев, "Казан журналының бүлек мөдире Кәрим Кәримов, 75 яшьлек юбилее алдыннан Гәрәй Рәхим, Клара Булатовалар . Тукай елын бүгенге очрашу белән ябабызда инде.
Р.Батулла 2006 елда "Сөембикә " әсәре "Кылдан нечкэ,кылычтан үткен ","Яралы бүре" китаплары өчен Г.Тукай премиясе белән бүләкләнә.1998 елда А.Алиш исемендәге,1991 елда Г.Исхакый исемендэге премия лауреаты.Р.Батулла киң кырлы әдип, әдәбиятның төрле жанрларында иҗат итә.Хикәяләр, юмор-сатира әсәрләре, күп санлы сәхнә әсәрләре, күләмле романнар белән укучыга таныш. Хөр фикерле, туры сүзле,усал, ләкин гадел усал.Татар милләтен йолалар гына саклап калачак дигән фикердә язучы.
Р.Рахман 40 лап китап авторы.Бүгенге көндә язучының иҗат миссиясе нинди? дигән сорауга язучының җавабы: "Язучы иҗаты миллэтнең узаңын үстерегә тиеш " -диде. "Татар кешесенең чынбарлыкка һәм тарихи үткәнгә күзен ачу, эчке рухын сафландыру, телен, туган җирен, милләтен, сәнгатен яраттыру дигән сүз "-диде.
Рифат Җамал -шагыйрь, фән докторы, профессор .1999 елда ул фән өлкәсендәге казанышлары өчен Татарстан Республикасының Дәүләт премиясенә лаек була. 1996 елда "Күнел сүрәләре" дип аталган зур булмаган шигъри җыентыгы дөнья күрә һәм киң җәмәгатьчелек тарафыннан уңай кабул ителэ.
"Идел " журналы баш мөхәррире Р.Сабиров журналның бүгенге кондә тоткан урыны турында сөйләде.Очрашуда катнашучыларның сорауларына җавап бирде. Очрашу бик күнеле үтте. "Кәләем" ансамбленең чыгышы тагы да ямь өстәде кичәгә. Очрашуга авылнын өлкән яшьтәге иҗат сөючеләре катнашты.