Габдулла Тукайның тууына 135 ел
Республикада "Туган телләр hәм халыклар бердәмлеге елы" ,бөек шагыйрьебез Г.Тукай тууга -135 ел , шул исәптән 25 апрель көнне Илтән –Бота авыл китапханәсендә ,мәдәният йорты белән берлектә ,Г.Тукайның тууына -135 ел тулуга карата "Мин сөйлием анам телендә" исемле әдәби кичә утте. Кичә барышында укучылар шагыйрьнең тормышы hэм иҗаты белән таныштылар.Балалар Тукайның "Туган тел", "Кызыклы шәкерт", "Бәхетле бала", "Туган авыл" шигырьләрен сөйләделәр,әкиятләрен укыдылар."Тукай ул- гасырлар могҗизасы" исемле китап кургәзмәсе оештырылды ,"Тукай иленә сәяхәт" дигән баш астында балаларның Тукай әкиятләре буенча ясалган рәсемнәр урын алган иде. Кичәдә "Туган тел"," Эллуки" дигән җырлар тыңланды.Кичә ахрында балалар Г.Тукайның "Эш беткәч уйнарга ярый" дигән мультфильм карадылар.