Библиосумерки - 2021
Елховой авылы китапханәсе Бөтенрәсәй китапханә төне - 2021 акциясенә кушылды
Балалар өчен “Галәм киңлеклэрендэ” дигэн исемле китап күргәзмәсе эзерләдем, һәм китап кургәзмәсенә күзәтү ясап үттем. Юрий Гагарин турында, Космос дигэн һәм башка китаплар белән таныштырып үттем.
Аннары балаларга кыскача кешенең беренче тапкыр галәмгә очу вакыйгасынсөләп үттем, быел 60 ел тулды. Шул уңайдан балалар белән беренче космонавт Юрий Гагаринның тарихи очышы турында әнгәмә үткәрелде. Чара барышында балалар белән Ю.Гагарин батырлыгының бөтен кешелек дөньясы өчен зур әһәмияткә ия булуы турында сөйләштек. “ Галәмгә сәяхәт” дигән Төсле кәгазьдән эшләнмәләр эшләдек. Юрий Гагаринның батырлыгы белән Җир шарының һәр почмагында горурланалар. Әлбәттә, безнең өчен дә әлеге тарихи вакыйга – зур горурлык ул. Үсеп килүче буын Юрий Гагаринның батырлыгын белеп үссен һәм тарихи даталарга битараф булмасын иде, дигән максат белән үткәрелгән әлеге чара балалар өчен кунелле тәмамланды.