"Батырларны данлыйбыз!"
9 декабрьдә безнең илебездә Ватан батырлары көне билгеләп үтелә. Бу көн Россия Президенты тарафыннан 2007 елда расланды. Ул безнең өчен бик әһәмиятле, чөнки ул сугышчан батырлык тарихын һәм төзелгән көннән алып, хәзергә кадәр Россия армиясе батырларын үзенә берләштерә.
Әлеге декабрь датасы 1769 елда Изге Георгий Победоносец орденын булдырган Екатерина Икенче идарә иткән чорларга барып тоташа. Бу орден белән Ватанны саклаганда кыюлык һәм батырлык үрнәкләре күрсәткән сугышчылар бүләкләнгән. Батырлар көнен бәйрәм итү традициясен кире кайтару – ул бабаларыбызның батырлыгын искә алу гына түгел, ә Советлар Союзы Геройларын, Россия Геройларын, Изге Георгий һәм Дан орденнары кавалерларын хөрмәтләү дә.