Шахматлар илендә
20 июль – Халыкара шахмат көне
Шахмат уены – 64 аклы-каралы шакмактан торган тактада барган, игътибарлылык, уйлау сәләтен таләп итүче спорт төре дә, уен да ул!
Бу көнне халыкара дәрәҗәдә шахмат ярышлары, Шахмат клубларында шахмат турнирлары, мастер-класслар үткәрелә. Иң яхшы уенчылар бүләкләр һәм призлар алалар.
Шахмат уены тарихы
Шахмат уены барлыкка килгәнче, Һиндстанда чатуранга дигән уен була. Кеше һәм фил сыннары ярдәмендә хәрби хәрәкәтләрне күрсәтергә мөмкинлек бирә ул. Тора-бара төрле кагыйдәләргә буйсынган акыл уенына әйләнә.
Урта гасырларда бу уен белән гарәпләр кызыксына. Аннары Испания аша бөтен Европага тарала.
Иң беренче дөньякүләм шахмат уены 1886 елда Америкада уза. Беренче чемпион исемен Вильгельм Стейниц ала.
Кызыклы фактлар
1970 елның 9нчы июнендә кешелек тарихында Космос – Җир партиясе уйнала. Ул Союз-9 космик корабле экипаже белән Космонавтлар әзерләү үзәге вәкилләре арасында була. Уен ничьяга тәмамлана.
Компьютерда шахмат уйнау буенча беренче программа 1951 елда Алан Тьюринг тарафыннан ясала.
Гарри Каспаров дөньядагы бөек шахматистлар рәтендә тора. Ул Халыкара шахмат олимпиадада сигез тапкыр җиңү яулый.
Голландия перфоманисты Ипе Рубинг тәкъдиме белән шахбокс дигән гибрид спорт төре кертелә. Анда шахмат белән бокс раундлары чиратлап алып барыла. 2003 елдан шахбокс буенча рәсми рәвештә чемпионатлар үткәрелә. (Перфоманс – сәнгатьнең кешене шаккатыруга юнәлтелгән стандарт булмаган, хәрәкәтчән, синтезлы төре).