Верхне-Мактаминская сельская библиотека - филиал № 25

«Милләтемнең кояшы син, и моңлы, нурлы Тукай”

26 апрель көне бөек татар шагыйре Габдулла Тукай тууына 135 ел тулды. Шул уңайдан Югары Мактама авыл китапханәсе балалар өчен әдәби укулар оештырды. Иң элек шагыйрьнең тормышын искә алдык, шул турыда презентация карадык. Аннары Г.Тукайның балалар өчен язылган шигырьләрен укыдык. (“Кызыклы шәкерт”, “Бала белән Күбәләк”, “Ялкау маэмай”, “Шаян песи” һ.б.). 2 сыйныф укучылары Г.Тукайның “Шүрәле” әкиятеннән өзекне яттан сөйләделәр. Ахырдан балалар викторина сорауларына җавап бирделәр. Чара “Туган тел” җыры белән тәмамаланды.