"Моңлы халыкның илһамлы баласы"
Югары Мактама авыл китапханәсендә үткән кичә Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, җөмһүриятебезнең Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, «Алтын Аполлон» бүләге иясе, мәшһүр җырчы Илһам ага Шакировка багышланды. Ходай биргән сәләтен ул тамчысына кадәр халыкка биргән, алкышларга коенган. Һәр кеше үз милләтенең шундый олы шәхесләрен белергә, алар белән горурланып яшәргә тиеш. Без дә кичәбездә Илһам Шакировның тормыш юлы, ул башкарган җырларны тагын бер тапкыр искә төшердек. Кичэдэ “Татарстан-туган җирем”, “Кичер,әнкәй, мине, гафу ит” җырлары И.Шакиров башкаруында аудиоязмада яңгырады. Ә авылыбызның җырчысы Тәнзилә Нуриәхмәтова “ Һаман истә”, “Гөлмәрьям” җырларын башкарды. Кунаклар “Идел буе каеннары” җырын караокеда бик яратып җырладылар.
И.Шакировның тормыш юлы һәм иҗаты буенча викторина да уздырдык. Кичәнең ахырында видеоязмада Илһам ага Шакиров башкаруында “Туган тел” яңгырады. Катнашучылар да бик теләп кушылдылар.
Кичэбез бик күңелле һәм рәхәт узды.