Иң татлысы-туган тел
2021нче ел Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Шул уңайдан Югары Мактама авылы китапханәсендә “Иң татлысы- туган тел” исемле уен үткәрелде. Уеннын биремнәре Татарстанда яшәүче халыкларның (рус, чуваш, мордва) йолалары белән бәйле иде. Финалда катнашучылар Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” китабы турындагы сорауга җавап бирделәр. Туган тел турындыгы татар халык мәкален табу уенның җиңүчесен билгеләде.