Верхне-Мактаминская сельская библиотека - филиал № 25

Балалар күңеленә юл шигырьләр аша

 

 

Рафис Корбан – балалар язучысы. Ихлас һәм мавыктыргыч әсәрләрендә баланың кызыксынып дөнья  тануын үтемле итеп  күрсәтә  белә ул. Шагыйрьнең күпчелек шигырьләре эчке бер тәрбияви  көчкә ия. Алар үзенчәлекле рәвештә, нәкъ менә шат елмаю аша, дөньяны танып белергә ярдәм итәләр.

2017 елның 1 гыйнварендә Рафис Корбанга 60 яшь тулды. Шул уңайдан  шагыйрь иҗатына  багышлап  Югары Мактама авылы мәктәбенең башлангыч сыйныфлары белән 19 гыйнвар көнне шигырь бәйрәме үткәрдек. Балаларны язучы белән якыннан таныштыру  өчен  аның тормышын һәм иҗатын чагылдырган презентация күрсәтелде. Аның “Түз инде”, “Ташбака” шигырьләрен укучылар яратып укыдылар, “Дуслык турында җыр”, “Исәнме, Кыш бабай!” җырлары да балалар күңеленә хуш килде. Рафис Корбан уйлап тапкан табышмакларның җавапларын табу укучылар өчен аеруча кызыклы булды.

 Кичә ахырында балалар Рафис Корбан китаплары белән таныштылар.(“Алмалы төн”, “Минем туган көнемдә”, “Тапкырларга табышмак”, “Куркуын җиңгән куян”, “Рафис Корбан шигырьләре”).

Бәйрәм күңелле, матур, мавыктыргыч булды.