Верхне-Мактаминская сельская библиотека - филиал № 25

Муса абый-балаларның якын дусты

Муса Җәлил-олылар һәм балалар өчен бик күп әсәсрләр иҗат иткән онытылмаслык бөек шагыйрь ул. 15 февраль көнне Герой-шагыйрьнең тууына 115 ел тулды. Шул уңайдан Югары Мактама авыл китапханәсендә мәктәп укучылары һәм балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен “Муса абый-балаларның якын дусты” исемле әдәби сәгать үтте. Балалар Муса Җәлилнен балачагы турында хикәяләрне бик кызыксынып тыңладылар.

Язучы туган ягының табигатен бик тә яраткан, кошларның,хайваннарның тавышларын тыңлаган.  “Күке”, “Әтәч”, “Чишмә” шигырьләре балалар белән берлектә укылды. Ә “Карак песи”, “Маэмай” шигырьләрен балалар яттан сөйләделәр.

Шулай ук балалар игътибарына Муса Җәлилнең әсирлектә язылган “Тик булса иде ирек”, “Җырларым” шигырьләре тәкъдим ителде. “Сәгать”  исемле җырны Аяз Насибуллин башкарды.

Туган халкы көрәшче шагыйребезне беркайчан да онытмас. Герой-шагыйребезгә булган мәхәббәтебез сүнмәсен, аның якты истәлеге күңелләрдә мәнге саклансын.