Бишмунчинская сельская библиотека - филиал № 19

"Сугыш хатын -кыз өчен тугел..."

Тылдагы авырлыкларны үз җилкәләрендә татыган өлкән апаларыбыз, әбиләребез бу чор турында күз яшьләренә буылмыйча сөйли дә алмый. Аерма шунда гына: алар өстенә дошман пулясы явып тормаган. Ә калганы...

Сугыш чоры хатын-кызларының күңеленнән үткән еллар гына авырлык-

ларны юып төшерә алмый шул. Өзгәләнә-өзгәләнә күргәннәре турында сөйләгән 90-95 яшьлек әбиләрне күреп йөрәк әрни. Бүген без алар белән аралаша, истәлекләре белән уртаклаша алабыз, тагын берничә елдан... Эх, бу хакта искә аласы да килми.

Дәһшәтле сугыш тәмамланганга да күптән инде!

Тик нигәдер хәзергәчә, әби-бабайларның сөйләгәннәрен тыңлаганда, сугыш турында хикәя укыганда яисә фильм караганда, йөрәк кысылып куя, күзгә яшьләр тыгыла.

Сугыш... Аның иләмсез йөзе халкыбыз хәтереннән мәңге китмәс. Сугышның аяусыз һәм салкын карашы һөҗүмгә баручы сугышчыларга мылтык көпшәсе аша төбәлсә, шәфкать туташлары, хирурглар һәм санитаркаларга – канлы яралар, станоклар янында ач һәм хәлсез көе басып торган эшчеләргә кайгы һәм үлем аша карап торды.