Абдрахмановская сельская библиотека - филиал № 16

"Авылымның җырчы сандугачы"

21 апрель көнне китапханәдә шагыйрә Гүзәлия Галлямованың иҗат кичәсе үткәрдек. Кичәдә  китап укучыларны шагыйрәнең иҗаты белән таныштырдык, шигырьләрен укыдык. Кичәгә кунак булып Клара Булатова, "Альметьевский вестник"газетасы мөхәррире Ландыш Зарипова чакырылды. Кичә турында "Әлмәт таңнары", "Альметьевский вестник" газеталарында материаллар басылып чыкты.