"Синсез килгән язлар"
2015 ел Әдәбият елы дип игълан ителде. Әлбәттә, бу зур шатлык, чөнки әдәбиятка игътибар итү, укучыларда әдәбиятка карата мәхәббәт тәрбияләү, аны үстерү өчен эшләү бу елның иңнәренә ята. 12 ноябрь көнне, Әдәбият елы уңаеннан, безнең Түбән Мактама зурлар китапханәсендә укучыларыбыз яратып укыган «Сагынырсың – мин булмам» («Сумбуль» рус телендә), «Язмыш сынавы», «Көтеп узган гомер», «Бәхеткә юл кайдан?» китапларының авторы Зифа Кадырова белән очрашу кичәсе узды. Яр Чаллы язучысы Зифа Кадырованың соңгы берничә ел эчендә бер-бер артлы дөньяга чыккан әлеге китапларын укыган кешеләр «аларны укый башлагач, азагына кадәр җиткермичә туктап булмый», диләр. Әсәрләрендә тормышның кайсы гына өлкәсенә кагылмый Зифа ханым: яшьләр, гаилә, ата-ана һәм балалар мөнәсәбәтләре, ялгызлык ачысы...
Кичәбезне китапханә мөдире Низамова Я.А. ачып җибәрде. Зифа ханым үзенең тормыш юлы, иҗаты турында сөйләде, тамашачыларның бик күп сорауларына җавап бирде. Ә сорауларны яудырып кына тордылар: «Әсәрләрегезнең прототиплары бармы?», «Китапларны бастырырга кем ярдәм итә?», «Беренче китабыгыз кайчан, ничә экземплярда басылды?»һ.б. Китапларының язылу тарихы һәм шуңа сәбәпче булган вакыйгалар, кешеләр язмышы турында сөйләде.
Кичә барышында Зифа Кадырова турында җыелган мәгълүмәтләрдән ясалган слайд - «Синсез килгән язлар» күрсәтелде.
Чара Түбән Мактама мәдәният йортында эшләп килүче “Миләшкәем” татар җыр ансамбле җырлары белән баетылды. Яңа гына табадан төшкән «Синсез килгән язлар» китабын да язучы укучыларга тәкъдим итте, бик күпләр язучының автограф белән китапларын сатып алдылар. Кичә барышында залда утыручылар арасыннан рәхмәт сүзләре белән чыгыш ясадылар, чәчәкләр бүләк иттеләр.
Ахырдан китапханә мөдире Низамова Я. А. Зифа Кадыровага изге теләкләр һәм киләчәктә дә тынгысыз иҗатында зурдан - зур уңышлар теләп, гөл бүләк итте.