“Муса Җәлил –патриот шагыйрь”
Үлеме белән үлемсезлек яулаган тиңдәшсез бөек шәхес Муса Җәлилнең исеме һәм аның шигырьләре төрле телләрдә яңгырый бүген. Аның исеме дөньяда үзенең Ватанына, үз халкына турылыклы булуның гүзәл символына әйләнде. Муса халыклар дуслыгы җырчысы буларак җир йөзендә зур соклану тудырды. Февраль ае буенча безнең китапханәдә әдәби укулар булып узды: укучылар шагыйрьнең иҗаты, тормышы турында мәгълүмат алдылар, китаплары белән таныштылар,
чыгыш ясаучылар шагыйрьнең татар һәм рус телләрендәге шигырьләрен укыды. Аның шәхесен һәм батырлыгын бөтен дөнья белә. Димәк, ул халкыбызның горурлыгы.Үзе үлсә дә, аның исеме, шигырьләре мәңгелек, ул һәрвакыт халык күңелендә яши.