Нижне-Мактаминская библиотека - филиал № 10

«Шигъри көзләр әле дәвам итә... ». Шагыйрә Клара апа Булатова белән очрашу кичәсе

Түбән Мактама зурлар китапханәсендә  Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре һәм  атказанган укытучысы, Рафаил Төхвәтуллин,Саҗидә Сөләйманова исемендәге бүләкләр иясе, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Клара апа Булатова белән очрашу кичәсе узды. “«Шигъри көзләр әле дәвам итә... »” дигән очрашу кичәсен укучылар бик көтеп алдылар. Түгәрәк өстәл янында барган җылы, җанлы әңгәмә барышында укучылар Клара Булатованың тормыш юлы, иҗатына багышланган презентация карадылар, китап күргәзмәсе  белән таныштылар. Кичәнең хөрмәтле кунагы Клара Булатова үзе турында бик мавыктыргыч итеп сөйләде, балачагының авыр хатирәләре белән уртаклашты, укучыларның күп санлы сорауларына җавап бирде. Укучылар  аның шигырьләрен укыды, шигырьләренә иҗат ителгән җырлар башкарылды. Сорауларның эчтәлегеннән, укучыларның шагыйрә белән чынлап кызыксынулары, аның иҗатына битараф булмаулары бик ачык күренде.