Милләтнең милли хисен уятучы Ризаэтдин Фәхретдин.
Мәшһүр төрки-татар тарихчысы, дин галиме, җәмәгать эшлеклесе, педагог һәм әдип Ризаэтдин Фәхретдиннең тууына 2016 елның гыйнварында 157 ел тулды. Шушы уңайдан 12 мәктәп укучылары, укытучылары һәм китапханә эшчеләре белән берлектә эчтәлекле кичә үткәрелде. Китапханә эшчесе Салахова Ф.Ш. балаларны Р.Фәхретдинның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды.
Татар иҗтимагый фикере һәм мәдәнияте тарихына Ризаэтдин Фәхретдин галим-энциклопедист, дини схоластикага каршы торучы, фән, тарих, әдәбият һәм сәнгатьнең гүзәл үрнәкләрен пропагандалаучы булып кереп калды. Галимнең күпкырлы таланты һәм фәнни кызыксынулары хөрмәткә, соклануга лаек.
Кичә барышында бик мавыктыргыч һәм эчтәлекле презентация тәгъдим ителде. Галимгә багышлап китап күргәзмәсе әзерләнгән иде.
Кичә һәркемдә дә тирән эз калдырды.