Язучы-якташыбыз Роза Гәрәй кызы Солтанова белән кичә.
Кичэне татар теле укытучысы Мустафина В.Р. алып барды. 3-7 сыйныф укучылары, халкыбызның милли киемнәрен киеп, шагыйрәнең шигырьләрен сөйләделәр, татар телендә җырладылар, биеделәр, такмаклар әйтештеләр, “Табигать законнары” дигән пьессасыннан бер өзек куйдылар.
Роза Гәрәй кызы Солтанова укучыларның сорауларына кызыклы тулы җаваплар бирде.
Кичә бик җанлы hәм истә калырлык булды.