Больше-Ковалинская сельская библиотека - филиал № 8

23 нче февраль Ватанны саклаучылар көне!

 Балалар бакчасын кунакка Бөек Ватан сугышы Ветераны, әле яңа гына 91 яшен тутырган  Әгъзәм абый килде. Балалар ВЕТЕРАН алдында концерт куйдылар.Әгъзам абый сугыш еллары истәлекләре белән уртаклашты һәм балаларга мондый зур игътибар,хөрмәт күрсәтәләре өчен  олы рәхмәтен белдерде. Балаларга Ватанны саклаучылар көненә багышланган презентация күрсәтеп уздым. Шулай ук Әгъзам абыйга истәлекле буләк тапшырдым.