Больше-Ковалинская сельская библиотека - филиал № 8

Юлда йөрү кагыйдәләрен өйрәнәбез!

 Юлларда уйнарга ярамый. Ә менә юллар турында уеннар уйнарга ярый. Ярый гына түгел, хәттә кирәк тә. "Чишмэкей" балалар бакчасына йөрүче нәниләр уйныйлар. Биредәге тәрбияче юл йөрү кагыйдәләре темасына кагылышлы  төрле мавыктыргыч уеннар уйлап тапкан. Балалар уеннарда бик теләп катнаштылар. Шулай ук килгән кунаклар арасында шушы теманы яктыртылган кызыклы әнгәмә булып узды. "Юл - куркыныч чыганагы" дигән темага  мин дә чыгыш ясадым. Балалар  һәм килгән кунаклар бик кызыксынып тыңладылар.