Яңа ел могҗизасы
Яңа ел-балалар әкияткә һәм могҗизага ышанып озак көткән бәйрәм ул. Олы--Кавалы мәдәният йортында Яңа ел тамашасы булды . Балалар әти-әниләре белән әкияттәге Яңа ел тамашасын карап кына калмыйча, бәйрәмнең төп геройлары белән чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнап, күңел ачу конкурсларында катнаштылар. Һәр катнашучы онытылмаслык якты тылсым һәм Яңа ел могҗизасы атмосферасына чумып кайтып китте.