Яхшылык дөньяны коткарыр
1-10 декабрь көннәрендә Россиядә Халыкара инвалидлар көненә багышланган Инвалидлар декадасы үткәрелә. Инвалидлар декадасы-кешеләргә игътибар, шәфкатьлелек, кайгыртучанлык һәм ярдәм кирәклеген һәркемгә искәртү ул. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм итүгә багышланган ункөнлек кысаларында китапханәче, мәдәният йорты һәм Олы Кавалы авыл җирлеге администрациясе хезмәткәрләре белән бергәләп өйләргә йөреп, бәйрәм белән котлады.