СПИД ка каршы
Ел саен 1 декабрьдә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан 1988 елда кабул ителгән Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Бу көнгә Олы Кавал авыл китапханәсендә мәгълүмати күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә вакытлы басмалар, буклетлар, СПИДка каршы көрәш көненең барлыкка килү тарихы, тулаем проблеманың хәзерге торышы, СПИД белән зарарлану юллары, авыру билгеләре, аңа каршы көрәш ысуллары, профилактика чаралары турында сөйләнелде.