Больше-Ковалинская сельская библиотека - филиал № 8

«Картая мени соң йөрәк»

Ноябрьнең соңгы якшәмбесе – елның иң җылы бәйрәме-Әниләр Көне. Әниләр көне уңаеннан 27 көнне Олы Кавал авыл китапханәсендә авыл мәдәният йорты белән берлектә «Картая мени соң йөрәк» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә уздырылды. Чара кысаларында риваятьләр, мәкальләр, әниләр турында шигырьләр яңгырады. Бәйрәм өстәле артында кунаклар   гаилә тарихлары, истәлекләре белән уртаклаштылар, әниләр турында җырлар җырладылар.