Больше-Ковалинская сельская библиотека - филиал № 8

Интернет нәрсә белән куркыныч

15 сентябрь көнне Олы Кавал авыл китапханәсендә укучылар өчен «Интернет нәрсә белән куркыныч» дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Китапханәче Интернет тарихы һәм мөмкинлекләре белән таныштырды. Балалар  «Бөтендөнья  пәрәвезе» ндә аларны    сагалап торучы куркынычлар һәм интернет киңлекләрендә үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында белделәр. Нәрсә эшләргә мөмкин, нәрсә ярамый, мәгълүматның төрле төрләре белән таныштылар. «Спам», «хакер», «вируслар», «модем», «браузер» нәрсә икәнен белделәр.