Больше-Ковалинская сельская библиотека - филиал № 8

Әбием сандыгы

 Әбием сандыгы  Олы Кавал авылы китапханәсендә хезмәт эшчәнлеге аша, кызларда татар халкының сәнгатенә, мәдәниятенең бай тарихына кызыксыну уяту, ихтирам тәрбияләү кысаларында «Әбием сандыгы »дип исемләнгән чара үткәрелде. Безнең халык искиткеч тырыш, эшчән халык. Бу-  татарның борынгыдан килгән гүзәл сыйфаты. Ирләр тормыш- көнкүреш өчен кирәк- яраклар ясау белән шөгыльләнгәннәр: итек басканнар, кәрзин, бишек үргәннәр. Бау ишкәннәр, чабата ясаганнар. Ә уңган кызларыбыз  һәм киленнәребезнең кулларыннан нинди   генә эшләр килмәгән?! Әбием сандыгын гына ачып карап, үзләре тукыган киндердән сугылган сөлге- ашъяулыклар, чыбылдыклар, энҗе- мәрҗән белән чиккән калфаклар, күзләрнең явын алырлык чигү үрнәкләре. Бу- халкымның күңел байлыгы, аның рухи хәзинәсе.Әлеге чарада: Сергеева Н. «Әбиемнең сандыгы» һәм Сәүбанова С. «Бәйрәмнәр, туйлар өчен» китаплары кулланылды.