Больше-Ковалинская сельская библиотека - филиал № 8

Шигъри тәлгәшләр

 21 март көнне - Олы Кавал авыл китапханәсендә шигърият көненә багышланган әдәби сәгать үткәрелде. Китапханәче:  Л.Гыймадиева, А. Гыймадиев, А. Хәсәнов, Р. Корбан кебек якташ  шагыйрьләрнең китапларына күзәтү ясады. Шигърият-ул кешелек дөньясының иң даһи казанышлары. Хисләреңне шигъри формада түгү. Киләчәк турында хыялланырга һәм үткәннәрне искә төшерергә, миллионнарга мөрәҗәгать итеп һәм шул ук вакытта үзең белән ялгыз калу. Моңа бары тик шигърият кенә сәләтле!