Больше-Ковалинская сельская библиотека - филиал № 8

“ТАТАРСТАННЫҢ ҮСЕШ НИГЕЗЕ – КОНСТИТУЦИЯ” исемле китап күргәзмәсе

6 ноябрь – Татарстан Республикасы Конституциясе көне. Шул уңайдан Олы Кавал авылы китапханәсендә  “ТАТАРСТАННЫҢ ҮСЕШ НИГЕЗЕ – КОНСТИТУЦИЯ” исемле китап күргәзмәсе эшли. Күргәзмәдә Татарстан Республикасының  Конституциясе  һәм аның кабул ителү тарихы, Татарстан Республикасы Конституциясенең республикабыз үсешенә керткән зур өлеше турындагы язмалар белән танышырга мөмкин.