Сез хокук белергә хокуклы
7 ноябрьдә Татарстан Республикасында Конституция көне билгеләп үтелә. 1992 елда Татарстан Республикасы Югары Советының XII сессиясендә Татарстан Төп законы кабул ителә. ТР Конституциясе Татарстанның күпмилләтле халкын бердәнбер хакимият чыганагы дип игълан итә, гражданнарның гражданлык, этник һәм социаль тигезлеген, шулай ук аларның хокуклары һәм бурычлары бердәмлеген закон тарафыннан ныгыта. Бу әһәмиятле дата көнне Олы Кавал авыл китапханәсендә мәгълүмати сәгать узды һәм китап күргәзмәсе куелды. Күргәзмә киң катлам укучылар өчен иде.