Больше-Ковалинская сельская библиотека - филиал № 8

Гөбәдия мастер класс

 Гөбәдия мастер класс. Татар халкы бик борынгыдан ук аш-су әзерләргә оста булган, тәмле ашлар пешергән. Милли ашларның үзенчәлеге халыкның тормыш рәвешенә бәйле булган. Татар халкы үз милли ашлары белән бик бай һәм бөтен дөньяга үз ризыклары белән мәшһүр. Татар аш-су осталары бик күп төрле ашамлыклар уйлап тапканнар.Бүген без сезнең белән , камыр ризыгы Гөбәдия пешереп карадык. "Чишмэкей" балалары бик торыштылар.Кулларыннан килгәнчә ярдәм иттеләр. Соңыннан пешкән бәлеш белән чәй эчтеләр. Татар халкының милли ризыкларының берсе булган гөбәдияне һәр хатын-кыз пешерә белергә, Коръән ашлары, туган көн кебек бәйрәмнәрдә ул һәрвакыт өстәл түрендә торырга тиеш. Гөбәдия – гади генә ризык түгел, ә халкыбызның иң күркәм милли ашы!