Алишның әкиятләр илендә
Зур Кавал авыл китапханәсендә яраткан әкиятче, күренекле балалар язучысы Абдулла Алишның тууына 115 ел булу уңаеннан китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә куелган китаплар ярдәмендә укучылар язучының тормышы һәм иҗат юлы белән таныштылар. Шулай ук биредә балаларның яратып укый торган әкиятләре дә урын алды. Китап сөючеләр Алишның әкиятләреннән өзекләр укыдылр һәм мини-викторинада катнаштылар.