Больше-Ковалинская сельская библиотека - филиал № 8

« Табигый тыюлыклар дөньясы »

Зур Кавал авыл китапханәсендә « Табигый тыюлыклар дөньясы » дигән баш астында экологик сәяхәт сәгате уздырылды.Бүгенге көндә кешелекне борчыган иң кискен мәсьәләләрнең берсе - экология проблемасы. Тир-юньнең пычрануы, файдалы казылмаларның бетү дәрәҗәсенә җитүе –кешелек дөньясы алдына зур бурычлар куя. Безнең киләчәгебез җир шарының чисталыгына бәйле. Ә аны саклау үзебездән тора. Менә шулар турында әңгәмә барышында укучылар белән фикер алышулар булды. Шулай ук балалар табигый тыюлыклар турындагы викторинада катнаштылар.