Больше-Ковалинская сельская библиотека - филиал № 8

"Балачак әдипләре"

"Балачак әдипләре"9 август көнне Олы Кавал авыл китапханәсендә “Балачак әдпиләре” дигән танып белү сәгате үткәрелде. Балаларга татар, рус, чит ил язучыларының биографияләрен, портретларын, күренекле әсәрләрен үз эченә алган, төрле рәсемнәр белән бизәлгән “Балачак энциклопедия”сенең биш китабыннан ясалган “Балачак сәхифәләре” дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Балалар әлеге китаплардагы үзләренә ошаган шигырьләр һәм әсәрләр белән таныштылар, аларны кычкырып укыдылар. Китапханәче балаларны берничә татар  әдибенең портреты блән таныштырды. Шулай ук катнашучылар үзләре яраткан әсәрне кәгазьгә төшерде. Әлеге чара барышында балалар бик күп әдипләр белән танышты һәм үзләре өчен файдалы мәгълүматлар туплады.