"Тормыш яме-гаилә белән"
"Тормыш яме-гаилә белән"5 майда бөтен дөньяда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Гаилә-һәр кешенең тормышында иң кадерле, иң мөһиме. Шуңа күрә Халыкара гаилә көнендә Олы Кавал авылы китапханәчесе 4 нче сыйныф укучылары өчен «Тормыш яме-гаилә белән» дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрде. Балаларга бу бәйрәмнең тарихы һәм традицияләре турында сөйләп кителде. Балалар үзләренең гаиләләре һәм гаилә традицияләре турында сөйләделәр. Гаилә турында шигырьләр укыдылар, гаиләнең әһәмияте турынд мәкальләр һәм әйтемнәр искә төшерделәр.