.Дөньякүләм "Әдәби марафон" Әйдәгез китап укырга!
Проектның төп бурычы: кешеләрдә яхшы гадәт – татарча әдәби әсәрләр, китап/журналлар уку гадәтен формалаштыру аша татар шәхесен камилләштерү. Проект барышында марафонда катнашучылар вакытны дөрес файдаланырга, үзара яхшы мөгаләмәдә булырга һәм ярдәмләшергә өйрәнәләр, яңа дуслар табалар, татар интернетын файдалы мәгълүмат – татар китапларыннан кызыклы һәм файдалы өзекләр белән баеталар һәм, рухларын һәм белемнәрен ныгытып, төрле өлкәләрдә уңышларга ирешә башлыйлар.