«Бала җанлы Җәүдәт абзый» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде.
3 октябрь көнне З.Дәрзаманның юбилее уңаеннан Олы Кавал авыл китапханәсендә «Бала җанлы Җәүдәт абзый» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Чара барышында язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырдык. Шулай ук «Дәрзаманны укыйбыз» акциясенә кушылдылар һәм шагыйрьнең шигырьләрен кычкырып укыдылар. Китапханәдә китап күргәзмәсе оештырылды һәм язучының китапларына күзәтү үткәрелде.