«Китапханәдә Лермонтов шигърияте көне» дип исемләнгән VIII Халыкара акциягә кушылдылар.
15 октябрь көнне Олы Кавал авыл китапханәсе клуб белән берлектә «Китапханәдә Лермонтов шигърияте көне» дип исемләнгән VIII Халыкара акциягә кушылдылар һәм башлангыч сыйныф укучылары өчен «Читая Лермонтова строки» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрделәр. Чара барышында укучылар шагыйрьнең биографиясе һәм иҗаты белән таныштылар. Шулай ук укучылар белән берлектә шагыйрьнең "Парус", "Бородино", "Осень"дигән шигырьләрен кычкырып укыдылар.