Балалар китабы дөньясында
Даниянең бөек әкиятчесе Һанс Христиан Андерсен туган көнендә бөтен- дөнья Халыкара балалар китабы көнен билгеләп үтә. Аңа мәхәббәт һәм дөньякүләм данны фантазия, юмор, романтика бергә кушылган әкиятләре һәм тарихлары китерде. Бу көн уңаеннан Ямаширмә авыл китапханәсендә экскурсиядәЯмаширмәнең «Йолдыз» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр булдылар. Балаларга китапларның ни өчен алар китапханәдә «яшәүләре» турында белү кызык булды. Соңыннан «Балалар китабы дөньясында» дип исемләнгән викторина уздырдык .