Ямашурминская сельская библиотека - филиал № 40

Тышлык эчендә нинди китап?

Ямаширмә авыл китапханәсе «Тышлык эчендә нинди китап? » дип исемләнгән китап алмашу акциясендә катнашты. Аны беренчеләр хәрәкәте активистлары оештырды . Акциягә һәркем тырышып әзерләнгән иде.  Алар һәр китапны матур итеп төреп алып килгәннәр иде.  Акциянең шарты буенча һәр бала  алып килгән китабының кыскача эчтәлеген сөйләргә, калганнар аның исемен белергә тиешләр иде. Ә инде кем беренче белә, китап шуңа булды. Акция барышында татар һәм рус телләрендә 22 китап алмашынды.