Аулак өй
Пушкин картасын реализацияләү максатыннан, Ямаширмә авылы китапханәсендә "Аулак өй" дип исемләнгән фольклор чара узды. Балаларга халык авыз иҗаты, татар халкының сәнгать эшчәнлеге турында тыңлау гына түгел, ә үзләре фольклор уеннарында катнашу, авыл темаларына такмаклар, өстәмәләр язу мөмкинлеге дә туды. Тематик викторина хезмәт сөючән һәм артист татар халкының бүгенгесе һәм үткәне арасындагы тирән бәйләнешне ачты. Чарада катнашучылар татар халкының халык иҗаты турында күп яңалыклар белделәр һәм аның тарихын «авыздан-авызга, буыннан-буынга»тапшыручы тагын бер бәйләүче җепкә әверелделәр.