Зифа Мөхәммәтҗанова
Зифа Васильевна Мөхәммәтҗанова 1951 елның 19 июлендә ТАССРның Биектау районы Бимәр авылында туа. 1973 елда Казан сәнгать училищесын театр-декорация бүлеге буенча тәмамлый. Аның иҗади өстенлекләренә Казан Тел, әдәбият һәм тарих институтының республикадан читтәге татар авылларына этнографик экспедицияләрдә катнашуы йогынты ясый. 1974-1983 елларда РСФСР Сәнгать фондының Татар сәнгать-җитештерү остаханәләрендә рәссам-проектлаучы, 1980 елдан Татарстан китап нәшриятында рәссам, 1984 елдан «Азат хатын» журналының нәфис мөхәррире, 1987 елдан «Ялкын»журналының нәфис бизәлеш бүлеге мөдире. Рәссамнар берлеге әгъзасы. Кызганычка каршы безнең арадан иртә китеп барды