Ямашурминская сельская библиотека - филиал № 40

"Ура, Авылга!"

Быел Ямаширмә мәктәбе тәүге тапкыр "Беренчеләр хәрәкәте" тарафыннан балалар өчен оештырылган "Ура, авылга!" проектында катнашты. Максаты: татар халкының гореф-гадәтләрен, туган телен, мәдәниятен саклау, балалар күңеленә салу, авыл тормышына, халкыбыз үткәненә мәхәббәт уяту. Лагерьның икенче  көне экскурсияләр, мастер-класслар, кургәэзәләргә багышланган иде  Китапханә бу проекта мили каптырма ясау буенча мастер –класс белән катнашты. Лагерьга йөрүчеләр тырышып каптырмалар ясарга өйрәнделәр.