Ямашурминская сельская библиотека - филиал № 40

Ләлә Сабирова - балалар язучысы.

алалар язучысы Ләлә Нәгыйм кызы Сабирова (Гыймадиева) 1947 елның 1 мартында Татарстанның Дөбьяз районы Мәмдәл авылында (хәзер Биектау районына карый) укытучылар гаиләсендә туган. 1964 елда Мәмдәл урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында югары белем ала. Университетны тәмамлагач, ике ел «Татарстан яшьләре» газетасында әдәби хезмәткәр, 1971 елдан 1988 елга кадәр (унҗиде ел!) Биектау районының Олы Битаман авылы урта мәктәбендә тел-әдәбият укытучысы һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшли. 1988 елдан Л. Сабирова — янәдән Казанда: «Яшь ленинчы» (1990 елдан «Сабантуй») газетасында әүвәл әдәби хезмәткәр, аннары җаваплы сәркәтиб һәм баш мөхәррир урынбасары вазифаларын башкара. 1995 елдан ул — газетаның баш мөхәррире хезмәтендә.