Бу китаплар сезнең өчен, балалар
Ямаширмә авыл китапханәсе балалар өчен әдәбиятка күзәтү үткәрде. Чара кече яшьтәге балалар өчен оештырылган иде. Китапханәче аларны иң кечкенәләр өчен язылган китаплар белән таныштырды, бергәләп сайлап берничә әсәр укыдылар. Балалар яңа китаплар белән таныштылар.