Ямашурминская сельская библиотека - филиал № 40

«Туган телем - әткәм-әнкәм теле»

Китапханәдә Туган телләр көненә багышланган тематик кичә булып узды.  Кичә барышында укучылар Туган тел турында шигырьләр тыңладылар, үзләре иҗат иткән шигырьләрен сөйләделәр. Шулай ук тел турында мәкальләр дә әйтешеп алдылар. Китапханәдә бүген « Татарстан 24» телеканалы кунак булып китте. Укучыларның чыгышларын зур кызыксыну белән тыңладылар. Аларны   шулай ук яшь буын Туган телне  белсен , саклап калсын өчен китапханәләрнең бурычы нидән гыйбарәт икәне, авыл җирендә халык китап укыймы, әллә юкмы икәне  кызыксындырды.