Ямашурминская сельская библиотека - филиал № 40

Ямаширмә- туган авылым.

Ямаширмә турында язылган китаплардан бары тик берсе генә тулысынча Ямаширмә авылына багышланган. Авылдашыбыз галим Шакирҗанов Рәшит Әгълә улы язган “Ямаширмә мәктәбе- мәгърифәт чишмәсе. Татар мәгърифәтенең үсеш юллары” китабында авыл турында тулы мәгълүмат алырга була.Китап татар халкының гомуми язмышы, мәгарифе һәм мәктәбе, аерым төбәкләре һәм авыллары тарихы белән кызыксынучыларга тәгъдим ителә.

 Биектау. Бүген. Кичә. Иртәгә. Бу чыганактан авылдан чыккан  танылган шәхесләр,данлы хезмәт кешеләре , авыл җирлегендә урнашкан оешма җитәкчеләре турында укырга була.

 Минем биләмәм. Татарстанның гаилә фермалары. Бу китапта авылыбызның крестьян –фермер хуҗалыклары башлыклары турында язылган. Ямаширмәнең танылган фермерлары турында беләсегез килсә, бу китап белән таныша аласыз.

Фирдәүс Гарипованың “Хәтеремнән чыкмый һич тә” дип аталган китабында оешу вакытлары, географик үзенчәлекләре һәм гореф гадәтләре охшаш булган Казан арты авылларының тарихын фәнни яссылыкта күрсәткән. Ул авыллар исемлегендә безнең Ямаширмә дә бар