Ямашурминская сельская библиотека - филиал № 40

Мастер класс

Бүген Ямаширмә мәктәбендә "Без бергә" проектын тормышка ашыру кысаларында укытучылар, тәрбиячеләр, мәдәният хезмәткәрләре, китапханәчеләр "Келәм чигү алымнары" буенча мастер-класста катнаштылар. Мастер-классны "Йолдыз" балалар бакчасы җитәкчесе Гыймадиева Ләйлә Мансуровна һәм тәрбияче Хадиева Гөлназ Искәндәровна үткәрделәр. Мастер-класста катнашучылар яңа алым белән милли бизәкләр чигәргә өйрәнделәр. Әлеге иҗади тәҗрибә- балалар бакчасы, мәктәп, мәдәният йорты, китапханә арасындагы дәвамчанлыкның, бердәмлекнең ачык мисалы